Бүген Галимҗан Барудиның тууына 169 ел
Бүген Галимҗан Барудиның тууына 169 ел. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында язалар.
Мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог, Үзәк Диния нәзарәтенең мөфтие Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Татарстанның Биектау районында) сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1860 елда гаилә Казанга күчеп килә.
Мөхәммәтҗан Галиев ихласлы һәм укымышлы кеше буларак, үз балаларына тиешле белемнәрне бирер өчен малын һәм көчен кызганмый.