«Тантана» театр премиясе быел Әтнә театры сәхнәсеннән тапшырылачак. Гаризалар кабул ителә
«Тантана» республика театр премиясе быел 27 мартта Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән тапшырылачак. Әтнә театрында тантанага әзерлек эшләре башланган.
Татарстан театр эшлеклеләре берлеге «Тантана» республика театр премиясенә гаризалар кабул итүе турында игълан чыгарды. «2025 елның 1 мартыннан алып 2026 елның 1 мартына кадәр премьерасы булган сәхнә әсәрләре каралачак», диелгән премиянең нигезләмәсендә.
Театрлар спектакль турында белешмәне, видеоязмасын, буклетын һәм матбугат...