Татарстанда кыяр бәясе 500 сумга җитте: моның сәбәпләре нидә?
Татарстан кибетләрендә кыяр кискен кыйммәтләнде. Аерым сәүдә нокталарында аның килограммы 600 сумга кадәр җитә, зур кибетләрдә дә бәя якынча 500 сум тирәсендә куелган.
Күп еллар арзан, һәркемнең өстәлендә булган яшелчә бүген социаль челтәрләрдә төп геройга әверелде: халык кыярның экзотик җимешләрдән дә кыйммәтрәк булуына аптырый.
Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы бер айда гына Татарстанда кыяр бәясе якынча 60 процентка арткан.
Сәбәпләрне ачыклау өчен ГТРК «Татарстан»...