Дүшәмбе көнне Татарстан мәктәпләрендә дәресләр Муса Җәлил әсәрләреннән башланачак
Татарстан мәктәпләрендә 16 февральдә дәресләр Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил әсәрләреннән башланачак. Республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Әгәр үсеп килүче буынга җиткермәсәк, геройларыбыз турында хәтерне мәңгеләштерү буенча тырышлыгыбызга нинди бәя биреп булыр? Җәлил турында хәтер дәресләренең Татарстанның тарихи мирасына хөрмәт һәм патриотизм формалаштыра торган куәтле тәрбия коралы булуына ирешергә кирәк», – диде ул.