Милли китапханәдә Халыкара китап бүләк итү көнендә китаплар алмашып булачак
Шимбә көнне, 14 февральдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган чаралар уздырыла. Шәһәр халкы китаплар алмаша, әдәби жанрлар турында фикер алыша, Ромео һәм Джульеттага яңача карый ала. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Программа китапханә холлында 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр уздырылачак «Китап өеме» акциясеннән башлана. Теләгән һәр кеше бирегә яхшы хәлдәге укып бетергән китапларын алып килә һәм алмашка үзенә ошаган китапны бушлай алып кайтып китә ала.