Марат Шәйбәков: «Исән калырмынмы дип уйладым… Күздән яшь акты да акты»
Марат абый, сәламәтлекләр ничек?
Сәламәтлекләр алга таба, Әлхәмдүлилләһ шөкер дияргә кирәктер. Узган елның 25 июнендә бик җитди операция ясаткан идем. Менә ярты ел вакыт узып та китте.
- «Авыртуга түз генә!»: Марат Шәйбәков катлаулы операция кичергән
Үзегезне ничек хис итәсез? Сәхнәгә чыккалыйсызмы?
Сәхнәгә чыккалаганым бар. Төрле солянка концертлары, «Туган тел» каналы концертларында чыгышлар ясыйм. Әлегә сольный концертлар планлаштырмыйм. Минем өчен сәламәтлек беренче урында.