Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы 20 еллыгын бәйрәм итә
Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы 20 еллыгын бәйрәм итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында язалар.
Бурятия Республикасы татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияты иҗтимагый оешмасының 20 еллыгы һәм «Байкал-Идел» бию мәктәбенең 15 еллыгына багышланган концертта Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев активистларны тәбрикләде.
Тамашада Татарстан Республикасының сәнгать осталары, шулай ук Бурятиянең иҗат коллективлары катнашты.
...