2027 елда Федераль Сабан туе Томск өлкәсендә була
2027 елда Федераль Сабан туе Томск өлкәсендә була. Әлеге чараны 140тан артык милләт вәкиле яшәгән төбәктә уздыру Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына бәйле, дип яза «Татар-информ».
Сабантуйга әзерлек Татар мәдәнияте үзәге, татарларның милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре белән берлектә алып барыла. Бәйрәм 2027 елның июнь азагында яки июльнең беренче яртысында узачак һәм төп программаны да, балалар программасын да, милли сәүдә рәтләрен һәм уеннар өчен мәйданчыкларны да үз эченә алачак...