“Мирас” фестивале концерты “Туган тел” җыры белән тәмамланды
«Мирас» татар музыкасы фестиваленең Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган икенче концерты «Туган тел» җыры белән төгәлләнде. Кайбер мәдәни чараларның финалындагы кебек аны бөтен зал бердәм булып күтәреп алмаса да, оркестрга кушылып җырлаган солистлар Сөмбел Кыямова һәм Илгиз Мөхетдиновка байтак тамашачы кушылды.
Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале 11нче ел рәттән үткәрелә. Әлеге фестиваль татар халкының музыкаль традицияләрен саклау максатыннан үткәрелә. Татарстан...