Танылган хирург Идрис Вәлитов вафат булган
Түбән Камада 76 яшендә легендар хирург Идрис Вәлитов вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Вәлитовны «алтын куллы табиб» һәм «барлык хирургларның укытучысы» дип атаганнар. Үз гомерен Түбән Кама хастаханәсе белән бәйләсә дә, ул практик тәҗрибәне Алжирда туплаган, Туниста үз белемен уртаклашкан, ә Германиядә алдынгы дәвалау алымнарын өйрәнгән.
Идрис Вәлитовның хезмәте иң югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән.