Нәкъ 70 ел элек Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә
Нәкъ 70 ел элек – 1956 елның 2 февралендә – СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен, Муса Җәлилгә, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенең кулга алынуы һәм үлеме белән бәйле фаҗигале вакыйгалардан соң гаиләнең авыр вакытлар кичерүе турында сөйли.