Мәскәүдә татар кичәләре оештыручы Галиябану Мәҗитова: «Безнең формат - татар туе»
Мәскәү татарлары җыелырга ярата торган «Мин – Син» аралашу клубы шушы көннәрдә үзенең 15 яшьлеген билгеләп узды. Мин дә аның туган көн кичәсе кунакларының берсе идем – Мәскәү аша үтеп барышлый юлым төште. Кичәнең үзе һәм аның кунакларына кадәр, аның алыштыргысыз хуҗабикәсе белән таныштырыйм әле: таныш булыгыз – Мәскәүдә татар кичәләре оештыручы Галиябану Мәҗитова. Аның тамырлары Татарстанның Әтнә төбәгеннән (әтисе ягыннан) һәм Башкортстанның Нуриман районыннан (әнисе ягыннан), үзе тумышы белән Үзбәкстанның Нукус шәһәреннән булып...