Татарстанда яшь парларның 30 проценттан артыгы июль һәм августта гаилә корган
Татарстанда җәй – яллар вакыты гына түгел, ә гаилә кору өчен иң романтик чор да. Республика Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова мәгълүматлары буенча, 2025 елдагы барлык никахларның 30 проценты җәй айларында – июльдә һәм августта теркәлгән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Туйларның иң күбе матур даталарга туры килгән: абсолют лидер 25 июль булган, бу көнне 434 пар өйләнешкән. Ә 383 пар туй уздыру өчен 8 августны сайлаган.