Һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә дәресләр үткәрелми?
Һава торышы кинәт салкынаю сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләрне -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә -25 градус салкын булганда үткәрмәскә ярый. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шулай ук авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -25 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә шул ук 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -27 градус булганда үткәрмәскә киңәш ителә.
Моннан тыш...