Татарстан дулкынында (18.01.26)
Баянчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинның тууына 80 ел.
Тапшыруның бүгенге чыгарылышын без “Онытылмый торган Мостафин” дип исемләдек. Сез инде беләсез, виртуоз баянчы, композитор, аккордеончы, Татарстанның халык артисты Рәшит Шәкүр улы Мостафинның тууына 80 ел тулды.
Рәшит абыйның соңгы тапкыр Татарстан радиосына килүе 2021 елда булды. Ул вакытта музыка белгече Гөлназ Гыйльми аның 75 яшьлек юбилее уңаеннан зур тапшыру әзерләде. Без әлеге тапшыруны тагын бер кабатлап...