Татарстанның хезмәт базары: кадрларга кытлык, хезмәт хаклары һәм 2026 елга фараз
Татарстанда хезмәт базарында көндәшлек 2 тапкыр арткан – 1 вакансиягә 6 резюме туры килә. Эшче һөнәрләргә, сату һәм җитештерүгә – иң күп ихтыяҗ. Шул ук вакытта, Казан, карьера төзү буенча, Россиядә икенче урында тора. 2026 елда кемнәргә ихтыяҗ булачагы һәм хезмәт хакларының ничек үзгәрәчәге турында «Татар-информ» яза.
«Хезмәт базары вакансияләр саны кимү һәм хезмәт хаклары арту акрынаю белән характерлана»
2025 елда Татарстанның хезмәт базары төрле факторлар йогынтысында сизелерлек үзгәрде.