Мәскәүдә милли атлар традицияләре үзәгенә Татарстаннан татар токымлы айгыр тапшырганнар
Татарстан Республикасы Мәскәүдәге Милли атлар традицияләре үзәгенә татар токымлы айгыр тапшырды. Үзәктә Россиянең мәдәни мирасын һәм ат байлыгын саклау, арттыру һәм күрсәтү максатында спорт, ял итү-күңел ачу, мәгариф һәм тармак чаралары гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Теләче муниципаль районының Гыйниятуллин С.Ш. исемендәге нәсел репродукторыннан булган Байкал аты «Сабантуй» бәйрәмендә район һәм шәһәр чабышларында катнашкан.