Мигъраҗ кичәсе: быел кайчан була, тарихы, ниләр эшләргә һәм нәрсәдән тыелырга
Иртәгә мөселманнар Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк. Ул – исламда иң олы хөрмәткә ия булган төннәрнең берсе.
Быел кайчан була?
Мигъраҗ кичәсе мөселман ай календаре буенча рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә туры килә. 2026 елда бу кич 15 гыйнвардан 16 гыйнварга каршы төнгә туры килә.
15 гыйнварда кояш батканнан соң башлана (Казанда кояш баю 15:43 сәгатьтә була) һәм иртәнге намаз вакыты җиткәнче дәвам итә – 16 гыйнварда 6:32 сәгатьткә кадәр.
Фото: © «Татар-информ»
...