Иранда протестлар вакытында кешеләр үлү сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак, Иранда массакүләм протестлар нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул Ислам Республикасы Президенты Масуд Пезешкианга хат юллаган. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Кызганыч, тыныч халык арасында корбаннар бик күп. Шул сәбәпле, илдә өч көнлек матәм игълан ителгән», – дип яза Галимова.
«Ирандагы...