Татарстан пенсионерлар күп яши торган ун төбәк арасына кергән
Татарстан пенсионерлар күп яши торган Россия төбәкләре арасына кергән: республикада якынча 1,1 млн пенсионер гомер итә. Бу хакта РИА Новостиның рәсми статистика мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Илдә пенсионерлар саны буенча лидер булып Мәскәү төбәге һәм Краснодар крае кала – аларга Россиядәге өлкән буынның 16 проценты туры килә. Мәскәүдә – 3 млн чамасы эшләүче һәм эшләмәүче пенсионер, Мәскәү өлкәсендә – 1,95 млн, Краснодар краенда 1,6 пенсионер исәпләнә.
Пенсия...