«Диңгез Күзе язмышына дучар»: Татарстан галимнәре Яльчик күленең югалу куркынычын өйрәнә
Казан халкының яратып ял итә торган урыны – Марий Элдагы Яльчик күле сазлыкка әйләнеп бара. Көзен җирле халык сулыкның бик нык саегуын күрә. «Марий Чодра» милли паркы хезмәткәрләре чаң суга һәм, моның сәбәбен ачыклау өчен, гидрогеология тикшеренүе уздыру үтенече белән, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәренә мөрәҗәгать иткән.
«Яльчик өлешчә Диңгез күзе күле язмышына дучар булды»
Көзен Зур һәм Кече Яльчик күлләре сизелерлек саеккан – су, яр буйларын шәрәләндереп, берьюлы берничә метрга кимегән.