«Күңел адреслары. Тукай». Бөек шагыйрьнең 140 еллыгына театраль экскурсияләр башлана
5 гыйнварда Казанда «Күңел адреслары. Тукай» яңа театраль экскурсия маршруты ачыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Программада:
- Габдулла Тукай әдәби музеенда махсус экскурсия. Кунаклар беренче тапкыр бинаның ладья-манарасының эченә керә ала. Моңа кадәр аны тыштан гына карап була иде.
- «Татар утары» ресторанында Тукайның яраткан ризыклары белән чәй эчү.
- Шагыйрь йөргән урамнар буенча Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буеның матур, тарихи урыннарына күзәтү ясау.