Яңа ел могҗизасы: бер тәүлектә Татарстанда 47 бала дөньяга килгән
Татарстанда 2026 елда дөньяга килгән беренче сабыйлар – ике ир бала. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Челнинские известия» яза.
Алар 1 гыйнварда Казандагы бала тудыру йортында 00:45 сәгатьтә 1 секунд ара белән туганнар.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 31 декабрь көнне иртәнге 8 сәгатьтән 1 гыйнвар иртәсенә кадәр төбәктә 47 бала дөньяга килгән: 21 малай һәм 26 кыз.
Яңа ел төнендә, төнге 12 сәгатьтән иртәнге 8гә кадәр 18 бала (8 малай һәм 10 кыз) туган.