Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында бушлай Wi-Fi барлыкка килде
Казанда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы торак йортларда бушлай Wi-Fi нокталары урнаштырыла. Хәзерге вакытта инде 230 Wi-Fi ноктасы куелган. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин телеграм-каналында хәбәр итте.
«Казанда интернет белән кыенлыклар барлыгын инкарь итмим. Шуңа күрә, провайдерлар белән бергә, элемтә өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырабыз. Бөтен шәһәр буенча инде Wi-Fi нокталары эшли...