«31е көнне эшләмәскә сүз бирдем» − җырчылар Яңа елны ничек каршылый?
«Ниндидер яңалык көтәсең, хыяллар тормышка ашар шикелле»
Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:
50 елга якын сәхнәдә булу дәверендә, Яңа ел кичендә бер генә тапкыр эшләдем. Без бу бәйрәмне һәрвакыт балаларыбыз белән бергә үткәрдек. Шулай да бер тапкыр корпоративта чыгыш ясарга туры килде. Әле бу чара Татарстанда түгел, каядыр читтә иде. Таң алдыннан гына кайтып кердек тә йокларга яттык. Балалар Яңа елны бездән башка дәү әни, дәү әтиләре белән каршыладылар. Башка вакытта...