Татар кинематографиясе - 2025: быел Далматов кына эшләдеме соң әллә? Башкалар кайда?
Килүчеләр (булса) – рәхим итегез!
Татарстан киносының административ яңалыгыннан башласак, «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасын Ильяс Гафаров җитәкләячәк, дигән мәгълүмат таралса да, әлегә рәсми белдерүләр булмады.
Ел режиссеры – Александр Далматов
Бер ел эчендә Александр Далматов 1 нәфис фильм («Кырык дүртнең май аенда»), 1 документаль фильм («Мансур Җәләлетдин. Беренчеләрдән»), 2 телесериал («Кеше китә – җыры кала», «Ай булмаса, йолдыз бар») чыгарды. Тагын 1 документаль фильм (фильмның төп герое ...