«Хыялы артыннан Казанга җәяү килгән шәхес»: танылган рәссам Лотфулла Фәттахов язмышы
Лотфулла Фәттахов – 1918 елның сентябрендә Түбән Новгород губернасы Сергач өязе Анды авылында туа. Фәттаховлар гаиләсе ишле һәм бик ярлы була, ул гаиләдә соңгы бала булып дөньяга килә. Гражданнар сугышы вакытында аның әтисен фронтка алалар, анда ул чабыртмалы тифтан вафат була, һәм әнисе 4 улы белән ялгыз кала. 1926 елда, Идел буендагы ачлык елларында, Лотфулланың әнисе дә вафат була, һәм малай 9 яшендә дөм ятим кала. Аны өлкән абыйсы Абдулла үз карамагына ала, ләкин ул вакытта аның инде үз гаиләсе була...