Татарстанда иң күп уңыш җыйган районнар исемлеге
Быел Татарстанның ашлык амбарына 4 млн 692 мең тонна ашлык салынган. Уртача уңдырышлылык – 37,9 ц/га. Бүген республика элеваторларында 1 млн 751 мең тонна ашлык саклауга салынган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2025 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча брифингта шул хакта хәбәр иттеләр.
Республика икмәгенә иң зур өлешне Буа, Тәтеш һәм Арча районнары кертте – 200 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Бөртекле культуралар уңышы буенча Тәтеш районы алда бара, аның уңдырышлылыгы – 52,8 ц/га.