Татарстан басуларыннан 4,5 млн тонна ашлык җыеп алганнар
Быел Татарстан кырларыннан яхшы уңыш җыеп алганнар, шул исәптән 4,5 млн тонна ашлык. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлап язган.
«Бу – безнең аграрийларның югары профессиональлеге һәм зур хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе», – ди Республика җитәкчесе.
Ул тармак хезмәткәрләренең барысына да Татарстанның һәм бөтен Россиянең азык-төлек иминлеген ныгытуга керткән хезмәт һәм илкүләм проектны уңышлы тормышка ашырган өчен ихлас рәхмәт белдергән.