«Миңа күп калмаган инде, Лилиям...» – «Агыйдел» ансамбленнән Салават Фәтхуллин истәлегенә
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, баш балетмейстер Лилия Фәтхуллина белән алар 20 ел бергә торганнар. Адилә исемле бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Иҗади гаилә «Агыйдел» ансамбле өчен янып-көеп яшәгән.
Тормыш иптәше буларак искиткеч яхшы кеше, искиткеч ир, әти иде. Хуҗалыктагы бөтен эшне алып барды, алтын куллы кеше иде, чөнки безнең беркайчан кеше чакыртып, өйдә нәрсәдер эшләткән булмады. Һәр нәрсә аның куллары аша үтә: ул сантехник та, җиһаз да җыя. Һәрвакыт үзе тырышты, – дип сөйли башлады Лилия Фәтхуллина сөекле ире турында.