Язучылар берлеге өчен тарихи вакыйга: «Берләштек. Кычытмаган җирне генә кашымыйк»
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар союзы белән берләшүе турында карар кабул ителде. Көн тәртибенең икенче пункты буларак Берлек уставына да үзгәрешләр кертелергә тиеш иде. Анысы белән бераз каршылык булса да, барысы да чагыштырмача тыныч шартларда үтте, дия алабыз.
«Хисләр катлаулы. Бирешәсе дә килми, чигенмичә булмаганын да аңлыйсың. Ә өмет юк түгел инде, өметсез –шайтан, диләр бездә. Трибунадан бу хәлләр турында үз фикеремне әйтәсем килә...