Әлфия Авзалованың сәхнәдәш дусты, Татарстанның атказанган артисты Кәрим Габидуллин вафат
«Казан утлары» ансамбле җитәкчесе, Әлфия Авзалованың сәхнәдәш дусты, Татарстанның атказанган артисты Кәрим Габидуллин вафат булган.
Кайгылы хәбәрне Әлфия Авзалованың кызы һәм аның исемендәге фонд президенты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова хәбәр итте.
«1 сәгать элек безнең кадерле дустыбыз, алыштыргысыз музыкант һәм «Казан утлары» ансамбле җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Кәрим (Кәлимулла) Габидуллин вафат булды.