«Дулкын китте, юшкын калды»: «...артистларны яклыйсы килә, чөнки яратам. Тик нидер җитми»
«Яңа дулкын» ничек килде – шулай китте, Казанда мәдәни тормыш кайнап тора, караганнар – карады, карамаганнар исе дә китмәде, ә менә Игорь Крутойның «Татар «йолдызлары» арасында бөтен илгә кызыклы булырдай фамилияләр бармы? Мин хәзер җавап бирергә әзер түгел. Татар җырчыларына, федераль масштабтагы «йолдыз»га әверелсен өчен, шартлар тудырырга кирәк» сүзләре калды, һәм ул сүзләр төрле даирәләрдә «иләнергә» дә, алар стандартларына туры килерлек «йолдыз» ясап «чиләнергә» дә мөмкин. Алдагысын бер Аллаһ белә...