«Алтын мөнбәр»: ябылу (тантаналы ябылу һәм халыктан «ябылу»)
«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивалендә кайда ачылды – шунда ябылды: Камал театрының «алтын» эчле яңа бинасында. Яңалыгы шул – кызыл келәмсез. Әйе, «йолдызлар» да, «йолдызлары» кабынып өлгермәгәннәр дә бер үк ишектән урамга ук чыгып тезелгән каравыл аша үттеләр.
Шулай итеп, өченче дистәсен ваклаган кинофестивальнең халык өчен бәйрәм булып калган соңгы өлеше дә юкка чыкты: кызыл келәм аша узган «йолдызларны» тамаша кылу мөмкинлеге бетте. Дөресрәге, тамашачы бу «мөмкинлек» өчен «аншлаглап» җыелмый да башлаган иде ...