Шәл бәйләүче яшь егет: «Киләчәктә балаларымны да бу шөгыльгә өйрәтергә телим»
Күптән түгел булган командировкаларның берсендә япь-яшь егетләрнең йон эрләп, шәл бәйләп утыруларын күргәч – хәйран калдым… Инде шәл сүзе чыккач та аңлагансыздыр инде, Балык Бистәсендә узган «Бистә шәле» турында сүз барганын.
Шәл бәйләүче, йон эрләүче яшь кенә егетләр ике дус - Казаннан Салават Мөхәммәдъяров һәм Оренбург якларыннан килгән Даниил Кашерцев булып чыкты. Алар бер-берсе белән интернет челтәрендә танышкан, йон эрләүгә һәм шәл бәйләүгә мөкиббәнлек дуслаштырган егетләрне. Салаватның дәү әнисе Галия апа Әбсәламова...