Актанышның элекке башлыгы Энгель Фәттаховның 651 миллионлык милеген алуны таләп итәләр
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов суд аша Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттаховның милеген дәүләт хисабына алуны таләп итә. «Татар-информ»га билгеле булганча, милекнең гомуми суммасы 651 миллион сумлык дип бәяләнә.
Дәгъва гаризасы Казанның Совет район судына бирелгән. Эш материаллары буенча, җавапка тартылучылар булып Энгель Фәттаховның гаилә әгъзалары, эшмәкәр Радик Хәертдинов һәм «Чишмә» агрофирмасы» ҖЧҖ тора. Эш буенча «Росагролизинг» АҖ, «Каркаде» ҖЧҖ һәм «ТТС-лизинг» ҖЧҖ өченче затлар булып тора.