Айдар Җәббаров: «Хәзер инде борчылырга да хакым юк, дөбер-шатыр эшләргә генә кирәк»
Айдар Җәббаровның Тинчурин театры баш режиссеры булачагы театр тирәлеге өчен көтеп алынган шатлыклы хәбәр булды. Ә Айдар үзе 1 сезонда 5 спектакль куячагын игълан итеп шаккатырды, беренчесе буенча эшен башлады да. Айдар белән Тинчурин театрының хәзерге бинасында очраштык – беренче премьерасы буенча техсовет киңәшмәсенә килгән иде. Дөрес, ул биредә сирәк була икән, аны Татарстан урамындагы бинадагы кабинетында ешрак очратып була, ди.
Айдар белән аның ырымнарга ышануыннан башлап, татар әдәбиятына мөнәсәбәтен дә кертеп...