«Миллиард.Татар» басмасы «Идегәй»не аудиокитап итеп яздырган: «Бай тарихны яңадан ачабыз»
Тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев:
«Идегәй» дастаны безнең тарихыбызда бик зур урын алып тора, чөнки ул үзебезнең тарихка карашны чагылдыра. Халыкның рухы, халыкның ниндидер кыйммәтләре, халыкның дәүләткә карашы, халыкның кешегә карашы, халыкның табигатькә карашы, халыкның бер-берсенә карашы бу эпоста бик нык чагыла. Әлбәттә, эпос ул – борынгы чор җимеше, ул вакыттагы тел, бәлки, безгә чын мәгънәдә, тулысынча аңлашылып бетмидер...