Журналист блокноты: «Мосфильм»га сәяхәт һәм фотограф сәләте + ясалма фәһем нәтиҗәсе
Юлга, гадәттәгечә, берлектән бик ерак урнашмаган тукталыштан кузгалдык. Әйтергә кирәк, яңа трассадан автобусыбыз җилдереп кенә барып җитте. Юл буенда автозаправкалар да күп, туклану урыннары да заманча итеп ясалган. Менә бит, Мәскәүгә дә юллар якыная, җәмәгать! Юл буена фотосәнгать дөньясындагы яңалыклар турында фикер алышып бару, хәл-әхвәлләр белешү да күңелле булды. Мәскәү өлкәсенә кергәндә көчле яңгыр коя иде.
Иң башта кунакханәгә урнаштык. Аннары «Мосфильм»га кузгалдык. Метро тукталышы якын түгел икән...