Сьерра-Леонеда Сабан туе оештырган татар тамырлы африкалы Алег Витфильд: «Кан тарта»
Татар акцентлы бәйрәм
Сьерра-Леоне башкаласы Фритаун шәһәрендә Сабан туе форматындагы бәйрәм 25 июльдә узды. БРИКС+ Халыкара мәктәбе директоры Алег Витфилд билгеләп үткәнчә, бу көн аның өчен шәхси әһәмияткә ия: аның дәү әнисе татар булган.
Сабан туе мәйданчыгында милли музыка яңгырый, кунакларны татар ашлары каршы ала, ә һавада Шәрык кунакчыллыгы атмосферасы хөкем сөрә. Татар пылавы сый-нигъмәтнең кульминациясе була.
Чарага шул җирлектә яшәүчеләр килгән – күпләр өчен әлеге мәдәни тәҗрибә чын ачыш булган.