Игътибарлы булыгыз: Намаз вакытлары үзгәрә
Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
– Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен – 4 майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый, һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның...