Тропик яңгырлар Татарстанда да булачакмы?
Бүген Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә көчле яңгырлар ява. Урамнарны, ишегалларын һәм автомобиль юлларын су басты.
- Мәскәүдә бер айлык явым-төшем яуган, шәһәр халкына урамга чыкмый торырга киңәш ителә, дип язган идек.
Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстанда әлегә андый һава торышы көтелми.
«Әлегә без андый һава торышы көтмибез. Моңа кадәр республикада бик киң антициклон торды, һава торышы эссе һәм явым-төшемсез иде. Соңгы көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормага якын булды.