«Безне тәкъдир тоташтырды: яшь аермабыз 15 ел, Ларис минем укытучым иде»
«Һәр кеше өчен гаилә – терәк»
Алар икесе дә тумышлары белән Мөслим районы авылларыннан. Гаилә башлыгы Мөслимгә 10 километр чамасы ераклыкта урнашкан Кызыл Яр авылыныкы. Тормыш иптәше Ләйсән апа исә – Мөслим кызы.
Илебездә «Гаилә елы» дәвам итә. Бу җәһәттән дә, матур һәм башкаларга үрнәк булып торган гаиләләр белән танышу, аралашулар да еш булгалый. Һәм һәр гаиләнең иң беренче чиратта йортына, аларның яшәеш шартларына игътибар итәм. Бариевлар курчак йортыдай матур, 2 катлы йорт төзеп чыкканнар.