Профессор Арзамазов: «Татар телен өйрәнергә теләүчеләр бик күп»
«Кешеләр телне өйрәнергә тели»
Алексей Андреевич, телләрне үзлектән өйрәтүче китаплар чыгару проекты турында сөйләгез әле. Аңа нинди телләр керде?
Татарстан Республикасы халыклары телләре буенча үзөйрәткечләр булдыру проекты инде 3 ел гамәлдә. Без –Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәгенең Күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе хезмәткәрләре – «Казан Идел буеның гуманитар башкаласы булырга тиеш» дигән амбициоз, ләкин гадел фикердән чыгып эш итәбез.