Шикәр диабеты турында миф һәм чынбарлык
Шикәр диабеты – дөньяда иң киң таралган хроник авыруларның берсе. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында бу авыру белән бәйле киң таралган мифлар турында хәбәр иткәннәр.
Миф 1: шикәр диабеты – авырлыгы артык булган кешеләрдә генә барлыкка килә торган авыру.
Чынбарлык: артык авырлык 2 нче типтагы диабет өчен куркыныч фактор булса да, нормаль авырлыктагы кешеләрдә дә шикәр диабеты үсәргә мөмкин.
1 нче типтагы диабет, мәсәлән, ешрак балаларда һәм яшьләрдә барлыкка килә...