«Асыл гаилә» җыенында: «Сәләт»не бер үз иткәннәр кире кайта
«Сәләт»тә төрле елларда катнашучылар гаиләләре белән «Асыл гаилә» җыенына җыелды
Форумның мөһим вакыйгаларының берсе «Асыл гаилә» җыены булды.
Монда төрле елларда «Сәләт»тә актив катнашкан шәхесләрнең гаиләләре килде, кемнәрдер бәләкәй генә балалары белән дә. Алар өчен төрле актив программалар, остаханәләр оештырылды. Мәсәлән, «Әниләр һәм нәниләр» остаханәсе, спорт уеннары, кичен «Милли уеннар» дип аталган интерактив тамаша оештырылды. «Асыл гаилә»ләр җыены – традицион булып, күп еллар үткәрелә...