Добавить новость

Татарстанда күп балалы гаилә йорт-җирсез калган: «Күрше әйткәч, ышанмадым»

Әлмәт районында күп балалы гаилә яши торган йортта янгын булган. Хәзер алар өйсез калган, баланың колак аппараты да янган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига кич белән була. Хуҗабикә Ирина Гайнанова сүзләренчә, ут сарайдан чыккан, аннары өйгә күчкән. Гаилә документларын алып өйдә чыгып котылган.

«Күрше килеп җитте, «янасыз!» дип кычкырды. Башта ышанмадым», – ди ул.

Күршеләр утны трактор белән сүндерергә дә маташкан.

Өйдә 8, 14 һәм 16 яшьлек өч бала яши.

Президент Татарстана Рустам Минниханов



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости Казани




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта