Кардиолог йөрәк авыруы турында: «Тренажерлар залында артык шөгыльләнеп, үләргә мөмкин»
Аритмия норма булырга мөмкин
Йөрәк белән проблемаларның бер сәбәбе аритмия – йөрәк ритмы бозылу булырга мөмкин. Татарстанның Республика клиник хастаханәсе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта клиника аритмологларында 7 меңгә якын кеше исәптә тора, һәм пациентлар саны арта бара.
«Сәламәт кешенең йөрәге уртача 60 тапкыр тибә. Үсмерләрдә йөрәк ритмы тизрәк булырга мөмкин, чөнки аларның организмы үсә: минутына 80 тапкыр – норма. Физик яки эмоциональ йөкләнеш булганда да йөрәк тибеше ешая»...