Гамил Әсхәдулла «Һәр артист гаиләсеннән бер бала татар теленнән имтихан тапшырырга тиеш!»
Күптән түгел алар белән Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов очрашты. Чарада Гамил Әсхәдулла да бар иде, аның фикерен «Интертат» укучыларына тәкъдим итәбез.
Бүген монда кызым белән килдем, минем кызым да татар теленнән имтихан бирде. Безнең гаиләдә татар теле ул иң беренче, авылыбызда да беренче. Без бик күп җирләрдә йөрибез, үзеңнең татар икәнеңне күрсәтү ул зур бәхет икән. Татар икәнебездән оялмасак, әлеге исемне горурлык белән йөртсәк иде.