Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, ачуын чыгарып кара»
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, кешенең намаз укуы, ураза тотуы, зәкят бирүе үзе өчен эшләнә һәм горурлану өчен сәбәп булып тормый, диде. Бу хакта ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә оештырылган очрашу барышында әйтте.
«Ислам кануннары ул – Аллаһы Тәгаләне тану, биш вакыт намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, Хаҗ кылу гына түгел. Әлеге кануннар безгә гомумкешелек сыйфатларыбызны саклау һәм үстерү өчен бирелгән инструмент кына булып тора. Шуңа күрә Гомәр разыйаллаһү-ганһүм әйткән бит...